ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2015 ел
шимбә

Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Татарстан Республикасы көне белән котлауларымны кабул итегез! Бу бәйрәм Татарстанны туган йорты дип санаган, аның үткәнен хөрмәт иткән, бүгенгесен санлаган һәм аның киләчәге өчен җан аткан һәркем өчен бик кадерле.

26 августта Казанского йортлар төзү комбинаты мәйданчыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджеттан акчалар җәлеп итү мәсьәләләре буенча үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә министрның беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин катнашты.


28
август, 2015 ел
җомга

2015 елның 27 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре ТР Кайбыч муниципаль районында “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы тору сәясәтен 2015-2020 елларда гамәлгә кую” дәүләт программасы чараларын үтәү буенча планга кертелгән тикшерүләр уздырды.

2015 елның 27 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар Советы утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.А.Шәрифуллин алып барды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә:


27
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 27 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Яшел Үзән районы җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә үткәрде.


26
август, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнехановның никах һәм гаилә институтының саклануына һәм үсешенә, аерылышучылар санының киметелүенә юнәлтелгән чаралар кабул итү турындагы йөкләмәсе буенча, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын язу идарәсе белән берлектә, Россия Федерациясе Гаилә кодексына һәм Россия Федерациясе Гражданлык процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән федераль законнар инициативасы әзерли.

2015 елның 25 августында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. һәм Глухова һәм Тәтеш районы башлыгы Р.Х.Сафиуллов Тайба-Тауш авылында символик кызыл тасманы кисеп Тайба-Тауш авылында яңа юлны һәм ачтылар.


25
август, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 24 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү йөзеннән Нурлат муниципаль районына барып кайттылар.


24
август, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе уңаеннан “Белем көне”нә багышланган бәйрәм тантанасы узды. Бәйрәм министрлык аппараты хезмәткәрләренең быел 1нче класска барасы балалары өчен оештырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International