Җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында 2013 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре эш визиты белән Чирмешән муниципаль районына бардылар.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
2013 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында аттестация комиссиясе утырышы уздырылды, ул Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең белемнәренә һәм күнекмәләренә бәя бирде. Аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратыннан 6 хезмәткәр кертелгән иде.
2013 елның 12-14 ноябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте эш төркеме әгъзалары Татарстан Республикасы Лаеш һәм Чистай муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны һәм аның торышын өйрәнделәр.
Кичә, 2013 елның 13 ноябрендә, Чаллы шәһәрендә тантаналы рәвештә җәмәгать судьялары өчен реконструкцияләнгән бина ачылды. Төзелеш эшләре максималь кыска срокларда тәмамланды (өч айда), ремонт 100 миллион сумга төште. Әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында узды, аның барышында ул яңа бинада хезмәт күрсәтүләр сыйфаты да артачак дип ышаныч белдерде – “начар эшләргә инде сәбәп юк”.
2013 елның 12 ноябрендә узган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында көн тәртибенең бер пункты Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозинаның Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру ягыннан һәм матди-техник яктан тәэмин итү турында”гы 2011 елның 20 маендагы 51 номерлы карарын үтәүнең барышы турындагы нотыгына багышланды.
2013 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оетыру-хокукый яктан тәэмин итү бүлеге әйдәүче белегеченең дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс уздырылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
Шимбә көнне, 2013 елның 9 ноябрендә, Казан теннис академиясендә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча ярышлар уздырылды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы 24 катнашучы команда белән ярышларда мактаулы өченче урынны яулады, беренче һәм икенче урыннарны Авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм Хисап палатасына алды.
2013 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында киңәшмә уздырылды, анда Россия ЭЭМ территориаль органнарының административ комиссияләр белән хезмәттәшлеге һәм административ штрафлар салу хакындагы карарларның үтәлешен тәэмин итү турындагы, шулай ук “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләрне төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законын 2013 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашыру йомгаклары турындагы мәсьәлә каралды.