Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 ел, 27 февраль, 254-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә төзелгән Татарстан Республикасы территориясе схемасын эшләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы булды.
2011 елның 27 декабрендә “Татарстан Республикасында уен бизнесына салым ставкалары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектын эшләү буенча эшче төркем утырышы үтте. Әлеге эшче төркем 21.12.2011 елдагы 01-02/87 номерлы Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы нигезендә оешты.
2011 елның 22 декабрендәге 1951-IV ДС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары нигезендә биш елга Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары булып түбәндәгеләр сайланды: