Россия Федерациясе юстиция министры Александр Коновалов һәм Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский Санкт-Петербург шәһәрендә Икенче Петербург халыкара юридик форумын үткәрү турындагы килешүне имзаладылар. Әлеге чара 2012 елның 16-19 май көннәрендә Эрмитажның Баш штабының көнчыгыш өлешендә үткәреләчәк.
Бүген, 2011 елның 26 декабрендә, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасында Татарстан Республикасы нотариаль округлары нотариусларының чираттан тыш җыелышы үтте. Әлеге җыелыш барышында Татарстан Республикасы юстиция министры, Россия Юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе М.М.Корманов Татарстан Республикасы нотариусларының республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшенә еллык нәтиҗәләр чыгарды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык аппаратының дәүләт граждан хезмәткәрләрен биләгән вазыйфаларына тәңгәл килүләренә аттестацияләделәр.
“Татарстан Республикасы министрлыгы (ведомствосы) каршында иҗтимагый совет турында” 18.11.2010 елдагы 906 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә аның үтәлешенә контрольне гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына йөкләнде. Әлеге карар нигезендә Татарстан Республикасының барлык министрлыклары һәм ведомстволарында иҗтимагый советлар оешты һәм Татарстан Республикасы министрлыгы (ведомствосы) каршында Иҗтимагый совет турындагы типовой нигезләмә нигезендә алар турында нигезләмәләр расланды.
ТР Юстиция министрлыгында ТР җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре һәм суд участогы консультанты дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләүгә конкурс үтте.
Россия Юристлары ассоциациясенең актив эш юнәлешенең берсе – юридик белем бирү сыйфатын яхшырту (шул исәптән юридик профильдәге югары уку йортларын иҗтимагый аккредитацияләү юлы белән).
Кичә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советының чираттагы утырышы булды. Утырышның көн тәртибенә берничә мәсьәлә кертелгән иде: Татарстан Республикасында “Хокук мәктәбе” проектын гамәлгә ашыру, Казан шәһәре 5 нче лицееның 11 сыйныф укучыларын хокук бәйгесенә әзерләү, Советның 2011 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2012 елга планнар билгеләү.
Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Зәй районы һәм Зәй шәһәре җәмәгать судьялары һәм аппарат хезмәткәрләре капиталь ремонттан соң өй туен билгеләп үттеләр. Тантаналы ачу тантанасында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев һәм Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.М.Халитов катнашты.