ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2011 ел
шимбә
Бүген Зеленодольск шәһәре “Маяк” спорт комплексында Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасында үткәрелә торган Спартакиада кысаларында чаңгыда узышу ярышларының чираттагы этабы үткәрелде.

16
декабрь, 2011 ел
җомга

2011 елның 12 декабрендәге 97-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә “Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде.

Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов тарафыннан халыкны, заманча компьютер видеоэлемтә технологияләрен кулланып, ерак арада торып кабул итү министрның халыкны кабул итү эшенең мәҗбүри өлешен тәшкил итә.

15
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы көрәш системасын камилләштерү максатларында министрның 2011 елның 15 декабрендәге 01-02/80 номерлы боерыгы нигезендә 2012-2014 елларга Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коррупциягә каршы көрәш программасы расланды.

Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау, наркотикларга каршы көрәш комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең берләштерелгән утырышлары үткәрелде.


14
декабрь, 2011 ел
чәршәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов «Татарстан Республикасында гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы законы проекты хакында бәян итте.

13
декабрь, 2011 ел
сишәмбе
“Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2011 елның 30 ноябрендәге 95-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелде. Моның белән Татарстан Республикасы Бюджет кодексы федераль законнарга туры китерелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 23 ноябрендәге карары белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” Федераль законның, “2011-2015 еллларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү программасын раслау хакында” Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру максатларында Татарстан Республикасының җирле үзидарә органнарыннан “Муниципаль хезмәтләр күрсәтү реестры” муниципаль мәгълүмат системасын булдыруны таләп иткән норма төшереп калдырылган.

12
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе
2011 елның 18 ноябрендәге Татарстан Республикасы Законы белән “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде. Законны үзгәртү дәүләт хезмәткәрләренең аерым категорияләре өчен квалификация имтиханнарының, дәүләт хезмәтен узу шартларын оптимальләштерү һәм аларның һөнәри хезмәт эшчәнлекләре нәтиҗәләрен бәяләү процедураларының кабатлануыннан качу максатларында, федераль дәрәҗәдә бетерелүенә нигезләнә.

10
декабрь, 2011 ел
шимбә
2011 елның 18 ноябрендәге 89-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International