Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасының башкарма хакимияте органнары һәм Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча дәүләт идарәсенең территориаль органнары катнашында утырыш узды. Анда “Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә Татарстан Республикасы законнары перспективалары һәм аны тормышка ашыру проблемалары турында” мәсьәләсе каралды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.
Татарстан Республикасы югары уку йортларының юридик факультетлары һәм бүлекләре студентлары арасында ТАССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган Республика конкурсының беренче туры узды.
Татарстан Республикасының муниципаль хокукый актлары Регистрына кертү өчен муниципаль хокукый актларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына тапшыруда методик ярдәм күрсәтү максатында Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге белгечләре кичә Татарстан Республикасы Зеленодольск Васильево шәһәр тибындагы поселогына һәм муниципаль районының Новопольск авыл җирлегенә бардылар.
“Татарстан Республикасында административ реформаның икенче этап Концепциясен һәм Татарстан Республикасында административ реформаның икенче этап Концепциясен тормышка ашыру чаралары планын раслау турындагы” 2009 елның 12 мартындагы 144 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары нигезендә түбәндәге Татарстан Республикасындагы административ реформаның икенче этап максатлары билгеләнгән: