15 февральдә, Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгы уңаеннан Татарстан халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Белгечләр консультацияләре Казанда ТР Халыклар дуслыгы йортында оештырылачак.
Узган ялларда Татарстан Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Лыжня России - 2024” Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнаштылар.
Юстиция министрлыгында коллективның гомуми җыелышында юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов “Татарстан - казанышлар республикасы” дигән лекция үткәрде. Ул Татарстан Республикасының сәнәгать, фән, мәдәният, мәгариф өлкәсендәге нәтиҗәләре турында сөйләде.
Юстиция министрлыгында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җитәкчелегендә Татарстанның өлкән җәмәгать судьялары белән суд участоклары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм бурычлылар булып җәмәгать хакимияте органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр торган суд карарларын үтәүне мониторинглау буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Конституция Советының үзара хезмәттәшлеге турында килешү имзаланды.
2 төркем инвалид булган өлкән яшьтәге хатын-кыз Татарстан дәүләт юридик бюросына банк гаебе белән дөрес булмаган шәхси счетка кертелгән түләүне кире кайтару мәсьәләсе буенча түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында кадрлар резервына кертүгә конкурс узды.
Татарстан Республикасы Прокуратурасында “Хокук həм хəят - Право и жизнь в Татарстане” журналының редакция коллегиясе утырышы узды. Утырыш эшендә юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов һәм Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин катнашты.
Бүген Алабуга районының Олы Елово һәм Олы Шүрнәк авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды, анда Рөстәм Заһидуллин да катнашты.