Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрның беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасының җаваплы башкаручылары белән киңәшмә узды. Республика органнары һәм оешмалары вәкилләре 2023 елның 9 аенда дәүләт программасының үтәлеше турында хисап тотты.
Бүген Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча ярышлар узды.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә 2023 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы залында Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышы узды, анда юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина катнашты. Утырышта Татарстан Республикасы суд районнары буенча өлкән җәмәгать судьялары эшенә аерым игътибар бирелде.
Юстиция министрлыгы җитәкчелеге Чувашия Республикасы Башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча идарәсе вәкилләре белән очрашты. Түгәрәк өстәл кысаларында коррупциягә каршы законнарны гамәлгә ашыру практикасы белән уртаклаштылар.
“Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре” республика конкурсында дәүләт органнары эшчәнлеген хокукый һәм кадрлар белән тәэмин итү номинациясендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан Ксения Марточкина җиңү яулады. Ул Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе – җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлегенә җитәкчелек итә.
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 305 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү рәвешендә өстәмә социаль ярдәм чарасы кертелде.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов видеоконференц-элемтә режимында “Муниципаль норма иҗат итүдә автоматлаштырылган “Кодекс” мәгълүмати системасын куллану практикасы” темасына киңәшмә үткәрде.
Бүген Юстиция министрлыгында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы узды.
Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Экспертлар советы утырышында катнашты.