ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм суд карарларын үтәүне мониторинглау буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.


8
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

constitution.er.ru сайтында “Россия Конституциясенә 30 ел - үзеңне тикшереп кара!” онлайн-конкурсы бара. Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк Россия Федерациясе гражданнары 1 октябрьдән 25 ноябрьгә кадәр катнаша ала.

Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Татарстан Республикасының цифрлы трансформация проектларын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышында катнашты.


7
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 7 ноябрендәге 1427 номерлы  карары белән махсус хәрби операциядә катнашучы (катнашкан) аерым категориядәге хәрби хезмәткәрләр һәм гражданнарның балалары арасыннан 18 яшькә җитмәгән һәр балага 20 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү билгеләнгән. Бу карар 2022 елның 24 февраленнән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.


3
ноябрь, 2023 ел
җомга

Йомгаклау коллегиясе карарын үтәү максатыннан Министрлык авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул итә. 2021 елның июненнән 2023 елның августына кадәр чаралар республиканың барлык 872 авыл җирлегендә узды һәм видео кабул итүләрнең яңа циклы башланды.

2023 елның 1 ноябрендә министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтовның Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты курсантлары белән традицион очрашуы узды.


2
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 2 ноябрендәге 1409 номерлы карары белән хәрбиләрнең аерым категорияләренә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне гамәлгә ашыру тәртибе расланды.

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Юстиция министрлыгына муниципаль норматив хокукый актлар керү мәсьәләсе буенча видео-конференц-элемтә режимында киңәшмә үткәрде.


1
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Нәкъ бер ел элек, 2022 елның 1 ноябрендә, Татарстанда “Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” үз эшен башлады. Бюро Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениесе булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International