ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елда норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча бәйсез экспертларга премияләр бирелмәячәк. Мондый карарны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында конкурс комиссиясе утырышы йомгаклары буенча кабул иттеләр.


14
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

“Мессенджерлар” темасына “Саннар дәресе” Татарстанның Алабуга муниципаль районының 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Мәктәп укучылары өчен дәресне ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов үткәрде.

Йомгаклау коллегиясе карарын үтәү максатыннан Министрлык авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул итә. 2021 елның июненнән 2023 елның августына кадәр чаралар республиканың барлык 872 авыл җирлегендә узды һәм видео кабул итүләрнең яңа циклы башланды.


13
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре арасында “Үз һөнәрендә иң яхшысы”  исеменә ел саен уздырыла торган конкурс узды.


11
ноябрь, 2023 ел
шимбә

Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәте йортында барлык дәүләт органнары җитәкчеләре катнашында узды.


10
ноябрь, 2023 ел
җомга

Дәүләт юридик бюросы белгечләренә махсус хәрби орперациядә һәлак булган ир-атның әнисе мөрәҗәгать итте. Хезмәт вакытында 5 ай дәвамында аның улы айлык акчалата пособие ала, һәлак булган вакытта аның хисабында 800 000 сумга якын акча кала.


9
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан җәмәгать судьялары аппаратларының аттестация комиссиясе утырышы узды.

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм суд карарларын үтәүне мониторинглау буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.


8
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

constitution.er.ru сайтында “Россия Конституциясенә 30 ел - үзеңне тикшереп кара!” онлайн-конкурсы бара. Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк Россия Федерациясе гражданнары 1 октябрьдән 25 ноябрьгә кадәр катнаша ала.

Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Татарстан Республикасының цифрлы трансформация проектларын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International