16 февральдә Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә урнашкан «Роналд Макдоналд йорты» гаилә кунакханәсендә Юстиция министрлыгы тарафыннан авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара оештырылды.
Министрлыкның йомгаклау коллегиясе карарын үтәү йөзеннән авыл җирлекләре башлыкларының видео аша кабул итүләре үткәрелә.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов җитәкчелегендә «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында» 2011 елның 20 маендагы 26-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Министрлык хезмәткәрләре, гадәттәгечә, «Лыжня России-2022» Бөтенроссия массакүләм ярышларында катнаштылар.
2022 елның 1 мартында җәмәгать судьялары аппаратларында ТР дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурсның икенче (турыдан-туры) этабы узачак.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүләрен ачыклауга юнәлдерелгән аттестация комиссиясе утырышы узды.
Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы утырышында катнашты.
2022 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы консультанты вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурсның икенче (турыдан-туры) этабы узачак.
Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм министр урынбасары Надежда Рагозина видеоконференция режимында Россия Федерациясе гомуми юрисдикция судлары һәм арбитраж судлары судьялары киңәшмәсендә катнаштылар.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче, балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча бердәм кабул итү көнендә катнашты.