Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина бүген Роман Гафаров рәислегендә узган Татарстан Республикасы Судьялар советының чираттагы утырышында катнаштылар.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов бүген «Муниципаль контрольне гамәлгә ашыру» темасына муниципаль контрольне гамәлгә ашыруга вәкаләтле юридик хезмәтләр хезмәткәрләре һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре өчен видео аша кабул итү уздырды.
Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин республиканың Ютазы муниципаль районында яшәүче гражданнарны онлайн-режимда кабул итте.
15 декабрьдә ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда Мамадыш муниципаль районында җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында Татарстан Республикасы Законнарын гамәлгә ашыруның барышы хакында контроль мәсьәләләр каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында онлайн-режимда җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча, шул исәптән аларның үтәлеше турында хисаплар һәм мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә агымдагы елда Коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең йомгаклау утырышы узды.
Бүген Партия рәисе Д.А. Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Татарстан гражданнарының хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узды. Чара Гражданнарны кабул итү декадасы кысаларында оештырылды.
Юстиция министрлыгында республиканың тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында "Үз һөнәрендә иң яхшысы" исеменә ел саен уздырыла торган конкурска йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде:
Казан Ратушасында Татарстан Республикасының "Ел юристы" юридик премиясен, Г. Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен, Мактау грамоталары һәм Рәмәт хатларын тапшыру тантаналары узды. Премияләр юриспруденция өлкәсендәге казанышлар өчен ел саен тапшырыла һәм күпьеллык намуслы хезмәт һәм һөнәри эшчәнлектә югары казанышлар күрсәткече булып тора.
Бүген Халыкара инвалидлар көне кысаларында Zoom платформасында онлайн-режимда "Восхождение" инвалидларны тернәкләндерү үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә тернәкләнү узучы I, II һәм III төркем инвалидларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узды.