ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 3 октябрендә юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча Ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды.

Өлкәннәр көне декадасы кысаларында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Чистай муниципаль районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чараларда катнашты.


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Өлкәннәр көне декадасы кысаларында Министрлык хезмәткәрләре Министрлык эшенә зур өлеш керткән ветераннарның хәлләрен белделәр.

2019 елның 2 октябрендә Юстиция министрлыгында җирле үзидарә органнары вәкилләре өчен “Җирле үзидарәнең территориаль оештырылышы” темасына республиканың барлык районнарын җәлеп итеп, видеоконференцэлемтә режимындагы семинар узды.

2019 елның 16 октябрендә Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 нчы йортта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә  конкурсның икенче (турыдан-туры аралашу) этабы уздырыла.


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Хөрмәтле ветераннар, өлкән буын вәкилләре! Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан иң изге теләкләребезне кабул итегез!

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза ясау буенча экспертларның ел саен уздырыла торган республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башлану турында белдерә.


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 27 сентябрендә юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Россия Империясенең беренче юстиция министры Гавриил Романович Державин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты.

2019 елның 25 сентябреннән 26сына кадәр Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Рубликасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме тарафыннан Чистай муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау эшләренең торышы өйрәнелде.


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 26 сентябрендә Азнакай шәһәренең Балалар иҗаты үзәгендә иҗтимагый тәрбиячеләр арасында “Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарның иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе”  республика конкурсының зона этабы узды.

Катнашучыларның профессиональ тәҗибәсенә һәм чыгышларына юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов бәя бирде.

Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Мөслим, Сарман һәм Ютазы районнарыннан 8 муниципаль этап җиңүчеләре визит карточкаларын һәм балигъ булмаганнар белән эшләү планнарын тәкъдим иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International