ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 23 сентябрендә юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Гомуми юрисдикция дүртенче апелляция суды һәм Гомуми юрисдикция алтынчы кассация суды эшли башлаганнан соң почта җибәрүләре юнәлешендә эш оештырылышы мәсьәләләре буенча  Татарстан Республикасы суд департаменты идарәсендә узган киңәшмәдә катнашты.


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 20 сентябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы узды, анда комитетлар булдыру һәм аларның рәисләрен  сайлау мәсьәләләре каралды.

2019 елның 20 сентябрендә юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Айнур Галимов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышында катнашты.

2019 елның 19 сентябрендә “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан дәүләт хакимиятенең кызыксынган органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында Аксубай  шәһәр тибындагы бистәсендә һәм Аксубай районының Иске Илдирәк авылында яшәүче гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды.          

2019 елның 17 сентябреннән 18енә кадәр Татарстан Республикасының хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме тарафыннан Татарстан Республикасының Саба муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча эшләрне оештыру дәрәҗәсе тикшерелде.


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 19 сентябрендә юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Айнур Галимов Казанның юридик клиникалары вәкилләре белән гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

2019 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүгә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 17 сентябрендә җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы  консультанты И.Д.Хөснетдинов тарафыннан Саба муниципаль районында җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматларны җыю буенча тапшырылган Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәүләре тикшерелде.


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Конкурста “Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре” номинациясендә катнашуга 1 шәһәр округыннан һәм 12 районнан гаризалар керде, “Муниципаль регистрны алып бару өчен җирлекләрдән мәгълүмат җыю буенча иң яхшы җаваплы зат” номинациясендә катнашуга 9 муниципаль районнан гаризалар керде.

 


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 16 сентябрендә Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалында республиканың җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курслары ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International