2017 елның 7-9 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча Кырым Республикасының Гаспра бистәсендә Кырым Республикасы Министрлар советы рәисе урынбасары - Кырым Республикасы Министрлар советы аппараты җитәкчесе Лариса Опанасюк җитәкчелегендә узган “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты.
2017 елның 7 июненнән 9ына кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Югары суды һәм Суд департаментының Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә Татарстан Республикасының Кама Тамагы суд районы буенча 1 нче суд участогының эшчәнлеге оештырылышы өйрәнелде.
2017 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.