Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы студентлары белән Россия студенты көненә багышланган очрашу уздырды. Чара барышында ул укучыларны котлады һәм студентларны эшкә урнаштыру мәсьәләләрен дә кертеп, республика Юстиция министрлыгы белән югары уку йортының тыгыз хезмәттәшлеген билгеләп үтте.
Казан (Идел буе) федераль университетында юридик факультетның гыйльми советы утырышы булды. Чарада Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнашты.
Россия студентлары көнен бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты курсантлары белән очрашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең вәкиллекле утырышында министр Рөстәм Заһидуллин “телефон кырыгалдарлыгы” проблемасына игътибар итте һәм гражданнарны уяу булырга өндәде.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Юстиция министрлыгының вәкиллекле утырышында хәбәр иткәнчә, Татарстанда норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча республика экспертлар конкурсы шартларын үзгәртергә планлаштыралар. Әлеге үзгәрешләр бәйсез экспертлар эшчәнлеген активлаштыруга һәм конкурста катнашуга кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җирле үзидарә органнары белән актив һәм тыгыз хезмәттәшлек итә, аларга тиешле хокукый ярдәм күрсәтә. Бу хезмәттәшлек шул исәптән нормалар иҗат итү, тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, мөлкәти булмаган таләпләрне мониторинглау һәм башкалар кебек төрле мәсьәләләрне колачлый.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең 2024 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм 2025 елга бурычларга багышланган вәкиллекле утырышында доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгыш ясады.
2025 елда Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә “Хокукый ярдәм” федераль дәүләт мәгълүмат системасын төзү планлаштырыла. Бу түләүсез юридик ярдәм институтына цифрлы чишелешләр кертүнең яңа этабы булачак. Бу хакта Министрлыкның вәкиллекле утырышы кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең вәкиллекле утырышында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, республика башкарма хакимият органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлеген координацияләүгә һәм камилләштерүгә игътибарны юнәлтеп, Министрлыкның төп өстенлекләрен билгеләде. Хөкүмәтнең закон проекты эше планын үтәүне тәэмин итү шулай ук төп бурычлар исәбендә кала.
Дуслар, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрләренә бәйле рәвештә сездән тынычлык саклавыгызны сорыйбыз.