Кадерле хатын-кызлар! Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелемнән яз бәйрәме белән тәбриклим! Бөтен дөньяда Россия хатын-кызларының рухи камиллеге, зирәк акылы һәм гаҗәеп матурлыгы тирән ихтирам һәм ихлас соклану уята.
2014 елның 6 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры, эш төркеме җитәкчесе Л.Ю. Глухова рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2015 – 2020 елларга коррупциягә каршы дәүләт программасы проектын эшләү буенча эш төркеме утырышы уздырылды, бу төркем Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.02.2014 № 315-р күрсәтмәсе белән төзелгән иде.
2014 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышы уздырылды, аны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары С.Н.Столяров алып барды.
2014 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты граждан хезмәткәрләренә класслы чиннар бирүгә квалификацион имтиханнар алу буенча аттестация комиссиясе утырышы уздырылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
2014 елның 1 мартында Зеленодольскида “Маяк” спорт комплексы территориясендә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары уздырылды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы, Спартакиадада уңышлы старт алып, чаңгы ярышларында 2 нче урынны яулады.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре 27-28 февральдә Казанда “Иминлек һәм элемтә” форумы кысаларында “Тормыш эшчәнлеге иминлегенең хәзерге заман проблемалары: бүгенгесе һәм киләчәге” III халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.
2014 елның 1 мартында Зеленодольск муниципаль районында “Бердәм Россия” көне барышында халык, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, авыл эшчәннәре белән очрашулар уздырылды. Чараларда дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең бүтән органнары белән бергә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре дә катнашты.
“2013 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эше йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турында” Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның җирле үзидарә органнары юридик хезмәтләре хезмәткәрләренең квалификациясен арттыру эшен дәвам итү турындагы йөкләмәсен үтәү йөзеннән, 2014 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов тарафыннан “Физик затлар милкенә җир кишәрлекләрен рәсмиләштергәндә хуҗалык саен кенәгәләр һәм алардан өземтәләр алып бару” темасына муниципаль хезмәткәрләр һәм җирле үзидарә органнарның юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен укыту семинары уздырылды.
«2014 – 2016 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Казан (Идел буе) федераль университеты базасында 2014 елның 18 февраленнән алып 27 февраленә кадәр Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен квалификация арттыру курслары уздырылды.