Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең хокук бозуларны профилактикалау комиссиясенең эшче төркеме оештыру киңәшмәсен үткәрде. Аны Татарстан Республикасы юстиция министры, эшче төркем җитәкчесе М.М.Корманов алып барды.
26 июньдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының үтәлешен тикшерү графигына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында тикшерү үткәрделәр.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, министр урынбасары Н.В.Рагозина ГИСУ җитәкчесе урынбасары И.Н.Насыйров белән бергә Фрунзе урамы буенча 9 йортта урнашкан Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск районы җәмәгать судьялары суд участокларына барып кайттылар.