ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Юстиция министрлыгы җитәкчелеге Чувашия Республикасы Башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча идарәсе вәкилләре белән очрашты.  Түгәрәк өстәл кысаларында коррупциягә каршы законнарны гамәлгә ашыру практикасы белән уртаклаштылар.

“Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре” республика конкурсында дәүләт органнары эшчәнлеген хокукый һәм кадрлар белән тәэмин итү номинациясендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан Ксения Марточкина җиңү яулады. Ул Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе – җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлегенә җитәкчелек итә.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 305 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү рәвешендә өстәмә социаль ярдәм чарасы кертелде.


25
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов видеоконференц-элемтә режимында “Муниципаль норма иҗат итүдә автоматлаштырылган “Кодекс” мәгълүмати системасын куллану практикасы” темасына киңәшмә үткәрде.

Бүген Юстиция министрлыгында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы узды.


24
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Экспертлар советы утырышында катнашты.


23
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов төбәк этабы биремнәрен үтәү нәтиҗәләре буенча  V “Россия лидерлары” идарәчеләр конкурсының округ финалына үтте.

Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында “Үз һөнәрендә иң яхшысы” исеменә конкурсның финал этабы узды.


20
октябрь, 2023 ел
җомга

Квалификацияле юридик ярдәм алу хокукы конституция гарантиясе булып тора. Шул ук вакытта Россия Конституциясе нигезендә аерым очракларда мондый ярдәм бушлай күрсәтелә. Татарстанда һәр тугызынчы кеше түләүсез юридик ярдәм алырга хокуклы. Бу хакта юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов 2023-2024 уку елында Хокукый белемнәр мәктәбенең беренче дәресендә чыгыш ясаганда белдерде. Чыгышның темасы Татарстан Юстиция министрлыгы эшчәнлегенә һәм республикада түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә багышланган иде.

Йомгаклау коллегиясе карарын үтәү максатыннан Министрлык авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул итә. 2021 елның июненнән 2023 елның августына кадәр чаралар республиканың барлык 872 авыл җирлегендә узды һәм видео кабул итүләрнең яңа циклы башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International