Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Министрлык комиссиясе утырышы уздырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисенә Байлар Сабасында яңа хокукый ярдәм үзәген тәкъдим иттеләр.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов видеоконференц-элемтә режимында “Муниципаль норма иҗат итүдә автоматлаштырылган “Кодекс” мәгълүмати системасын куллану практикасы” темасына киңәшмә үткәрде.
Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов муниципалитетлар өчен шәһәр һәм авыл җирлекләрендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проектларын әзерләү мәсьәләләре буенча видеоконференц-элемтә режимында эшлекле киңәшмә үткәрде. Шәһәр төзелешен зоналаштыру документлары өстендә эш белән бәйле проблемалы мәсьәләләрне тикшерүдә “Татарстан Республикасы киңлек мәгълүматлары фонды” ДБУ, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре катнашты.
Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов 2023 елның 1 яртыеллыгында Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск һәм Мамадыш районнары белән мөлкәти булмаган характердагы таләпләрнең һәм башкарма производстволарның үтәлешен мониторинглау нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин эш визиты белән Саба районында булды.
Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2023 елның 23 августында Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә дәгъва итү өчен документлар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.
“Эфир” телеканалының “Яңа иртә” программасында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов республикада яшәүчеләрнең теләсә кайсы вакытта җирле үзидарә органнары кабул иткән актлар белән ничек таныша алулары турында җентекләп сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә административ комиссияләрнең административ җәза билгеләү турындагы карарларын үтәү һәм 2023 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча түләнмәгән штраф суммаларын киметү эшен оештыру мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары эшчәнлеген камилләштерү максатыннан, Республика Рәисе дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары реестрына үзгәрешләр кертү турында Указга кул куйды. Указ нигезендә “консультант” вазыйфасы “җәмәгать судьясы ярдәмчесе” вазыйфасы белән алыштырыла.