Күчмә чара кысаларында Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Тәтеш муниципаль районы җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәттеләр.
Казанда Сабантуй 24 июньдә узачак! Бәйрәмне өч мәйданчыкта – Мирный һәм Дәрвишләр торак массивлары каенлыкларында, Аккош күленең урман-парк зонасында билгеләп үтәчәкләр.
Юстиция министрлыгында министрның беренче урынбасары Айнур Галимов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы юридик клиникалары вәкилләре белән киңәшмә узды.
Юстиция министрлыгында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җитәкчелегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының экспертлар советы утырышы узды
Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин бүген ТР Дәүләт Советында республиканың җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе эпидемиологик вәзгыятьнең тотрыклылануы һәм Татарстан территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычының кимүе белән бәйле рәвештә республиканың гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль системасының идарә органнары һәм көчләре өчен югары әзерлек режимын гамәлдән чыгарды.
ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышында катнашты
Бүген коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Утырыш юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә узды. Көн тәртибенә биш сорау чыгарылган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хезмәткәрләр өчен “Экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалауның комплекслы системасына якын килүләр турында” дигән темага лекция оештырдылар.