Бүген Министрлыкта республиканың Мамадыш районы авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итү үткәрелде. Чара министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә узды.
Әнәс Гатауллин рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды, анда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов катнашты.
Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган брифингта юстиция министры дөнья юстициясен үстерү һәм цифрлаштыру турында сөйләде.
Татарстанда эксперименталь режимда “Бердәм дәүләт хокукый агарту һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү порталы” эшли башлады. Бу портал аша түләүсез мөрәҗәгать итә һәм оператив рәвештә хокукый ярдәм ала алачак республика халкы өчен зур әһәмияткә ия.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының дәүләт хезмәте ветераннары советы утырышы узды.
Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җитәкчелегендә өлкән җәмәгать судьялары белән киңәшмә узды. Чара 2022 елда җәмәгать судлары эшенә йомгак ясауга һәм киләсе елга өстенлекле бурычларга багышланган иде.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов “Кодекс” автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану практикасы темасына җирле үзидарә органнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.
Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында катнашты. Утырыш барышында министр парламентарийларга ике закон проекты тәкъдим итте:
Бүген онлайн режимда Актаныш, Әлки, Биектау, Лениногорск, Яңа Чишмә, Мөслим, Балык Бистәсе муниципаль районнарының административ комиссияләре җаваплы сәркатипләренең чираттагы стажировкасы узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты дәүләт хезмәткәрләренең квалификация имтиханнарын үткәрү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.