Бүген Казан федераль университетының юридик факультеты студентлары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы музеенда булдылар.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының әйдәп баручы белгечләре тарафыннан район (шәһәр) судлары, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары участоклары эшчәнлеген өйрәнү һәм аларга практик ярдәм күрсәтү планы нигезендә алып барыла. 1 марттан 2 мартка кадәр Татарстан Республикасы Апас суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты эшчәнлеген оештыруны өйрәнү үткәрелде.
Мирный бистәсенең чаңгы-биатлон комплексы базасында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре арасында Спартакиада чаңгы ярышлары белән башланып китте.
Бүген Министрлыкта Мөслим районы авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр. Чара министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә узды.
Министрлыкта “2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.
Бүген регион белән идарә итү үзәгендә “Татарстанда юристлар ярдәмен ничек бушлай алырга?” дигән темага туры эфир үтте. Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов спикер сыйфатында чыгыш ясады.
Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык беренче утырышында катнашты.
Федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд участокларының «ВКонтакте» социаль челтәрендә рәсми битләре барлыкка килде.
Бүген Алабугада Алабуга муниципаль районы Советының X хисап сессиясе узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев катнашты.
Зеленодольскның «Маяк» спорт комплексында Татарстан Республикасы судлары һәм судьялар бергәлеге арасында чаңгы ярышлары буенча беренчелек узды.