Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт граждан хезмәткәрләренә класслы чиннар бирү буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.
Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты.
Юстиция министрлыгында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды.
2022 елның 7 гыйнварында «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2021 елның 27 декабрендәге 105-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (алга таба – 105-ТРЗ номерлы Закон) үз көченә керде.
2022 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан ителә.
2022 елның 8 гыйнварында «Татарстан Республикасы Җир кодексының 21 статьясына үзгәреш кертү турында» 2021 елның 27 декабрендәге 98-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (алга таба – 98-ТРЗ номерлы Закон) үз көченә керде.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2021 елдагы эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында» коллегия утырышы узды, аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
2022 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс игълан ителә.
Юстиция министрлыгында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты турында фикер алышу буенча Ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышы узды.
Декабрь уртасыннан «ПРОФ-IT. Инновацияләр» IT-чишелешләр II милли конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Конкурста катнашу өчен сайтында 22 февральгә кадәр гариза бирергә мөмкин.