2021 елның 14 маенда җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан ителә.
2021 елның 17 маенда «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законының 20 һәм 35 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 5 маендагы 29-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керә.
2021 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар резервына кертү өчен Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы консультанты һәм Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы советнигы вазыйфаларына конкурс игълан ителә.