2019 елның 19 сентябрендә юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Айнур Галимов Казанның юридик клиникалары вәкилләре белән гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
2019 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүгә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
2019 елның 17 сентябрендә җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы консультанты И.Д.Хөснетдинов тарафыннан Саба муниципаль районында җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматларны җыю буенча тапшырылган Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәүләре тикшерелде.
Конкурста “Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре” номинациясендә катнашуга 1 шәһәр округыннан һәм 12 районнан гаризалар керде, “Муниципаль регистрны алып бару өчен җирлекләрдән мәгълүмат җыю буенча иң яхшы җаваплы зат” номинациясендә катнашуга 9 муниципаль районнан гаризалар керде.
2019 елның 16 сентябрендә Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалында республиканың җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курслары ачылды.
2019 елның 13 сентябрендә “25 изге гамәл” ел саен уза тоган акция кысаларында Юстиция министрлыгы “Изге эшләр көне” фонды оештырган “Хорошие руки” хәйрия складына уенчыклар, көнкүреш кирәк-яраклары, гигиена чаралары, кием-салымнар тапшырды.
2019 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы узды. Утырышка ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислек итте.
2019 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов “Ребенок в мире прав” – “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликларның VI республика конкурсы турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә катнашты.
2019 елның 12 сентябрендә юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Әтнә муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
2019 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды.