2016 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 14 дәүләт граждан хезмәткәренә аттестация үткәрү буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының аттестация комиссиясе утырышы булды.
2016 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов эш сәфәре белән Чистай муниципаль районына чыкты.
2016 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында, Татарстан Республикасы Премьер-министры уранбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаров рәислегендә хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацион комитет утырышы узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайты “Татарстан Республикасы рәсми порталы” дәүләт мәгълүмат системасы составындагы сайтлар буенча ел саен үткәрелә торган конкурста “Татар телендәге иң яхшы сайт” номинациясендә беренче урынны алды һәм “Татарстан Республикасы башкарма хакимият органының иң яхшы сайты” номинациясендә мактаулы икенче урынга лаек булды.
2016 елның 3 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килүе буенча аттестация комиссиясе утырышы булды.
2016 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен арттыру буенча «Муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлегенә юридик ярдәм»программасының ачылу тантанасында катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә:
2016 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина һәм Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Ш.Ш.Яһудин рәислегендә үткән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында катнаштылар.
2016 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы эксперт советының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясады. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары А.В.Песошин катнашты.
2016 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты эшендә катнашты.