ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары, министрлык, ведомство, Адвокатлар палатасы һәм Нотариаль палата белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати–консультацион төркем составында, Яшел Үзән муниципаль районының Васильево бистәсендә һәм Норлат авылында җирле халыкны кабул итеп, аларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә катнашты.


29
гыйнвар, 2016 ел
җомга

28 гыйнварда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына дәүләти һәм федераль максатчан программалар аша федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эшче төркемнең 2016 елгы беренче утырышы узды. Утырышны эшче төркем җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды.

2016 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Югары Суды президиумы залыда уздырылган Татарстан Республикасы Судьялар Советы утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Судьялар Советы рәисе Р.А.Шәрифуллин алып барды.


28
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина ТР Югары Суды президиумы утырышында катнашты. Утырыш район (шәһәр) судларының эшләрне һәм материалларны архивта саклауны оештыру ягыннан  «Район судында суд эшен башкару инструкциясен раслау турында» Россия Федерациясенең Югары Суды каршындагы Суд департаментының 2003 елның 29 апрелендәге 36 номерлы боерыгын үтәү мәсьәләләренә багышланган иде.


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә:

2016 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы аппаратында  Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс үткәрелде.


26
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 25 гыйнварында, Россия студентлары көнендә, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының беренче урынбасары  Р.И.Заһидуллин «Ел студенты» XI студентлар премиясе белән бүләкләү тантанасында катнашты.

2016 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының беренче урынбасары  Р.И.Заһидуллин “2014-2020 елларда Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында катнашты.


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге хезмәткәрләре белән бергә җирле үзидарә органнарына гражданнарны тузган торак фондыннан күчерү буенча Республика адреслы программасының гамәлгә куелышы мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтү өчен республиканың Яшел Үзән муниципаль районына чыкты.

2016 елның 22 гыйнварында ТР Муниципаль берәмлекләр советы президиумы утырышы үткәрелде. Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов утырышта түбәндәге сораулар буенча фикер алышуда катнашты:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International