ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 12 ноябрендә «Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып бару» темасына Татарстан Республикасы муниципаль районнарын һәм шәһәр округларын тоташтырып видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы узды. Коллегия утырышын Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова алып барды.


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова 2015 елга коррупциягә каршы тору эшенә йомгак ясалган брифингта катнашты.


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт гражданнар хезмәте вакантлы вазыйфаларын биләү буенча конкурс үткәрелде.

"Ребенок в мире прав" – “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликлар Республика конкурсына 318 видеоролик катнашты. II сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча 242 эш йомгаклау этабына үтте.


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Казан Кремлендә уздырылган Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышында катнашты.

2015 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасының Юстиции министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацион комитетныңЭксперт советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары  Р.И.Заһидуллин алып барды.


5
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасы Конституцион судының “Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгы шартларында конституцион законнарның камилләшүе” дип аталган Фәнни-консультатив советы утырышында һәм Татарстан Республикасы Конституциясе Көненә һәм Татарстан Республикасы Конституцион судының 15 еллыгына багышланган тантанада катнашты.

2015 елның 4 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Меңъеллык мәйданында Халыклар бердәмлеге көненә багышлап үткәрелгән Митинг-концертта катнаштылар. Бу бәйрәм милли татулык идеясе һәм җәмгыятьнең бердәмлеге символы.


3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!

2015 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү өчен Питрәч муниципаль районына барып кайттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International