2015 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Кама арты зонасы җәмәгать судьяларының семинар-киңәшмәсендә катнашты.
2015 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова «Балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсе» яңа республика проектында катнашучылар белән очрашты.
2015 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова «Ребенок в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә» Мәгълүмати-социаль видеороликлар икенче республика конкурсында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Тантана «Әкият» курчак театрында узды.
2015 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының аттестация комиссиясе утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 8 дәүләт граждан хезмәткәренә аттестация үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылышының унөченче утырышында катнашты.
2015 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышланган түгәрәк өстәл утырышында катнашып, актуаль темалар буенча чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 14 февралендәге 214-р номерлы карары нигезендә оештырылган Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендәге Медиаторлар эшчәнлеген координацияләү советы «Россия Федерациясе субъектларында медиация процедурасының үсеше» регионара семинар-киңәшмәсен оештыру турында карар кабул ителде.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире А.В.Воробьев һәм Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының белемен күтәрү курсларының ачылу тантанасында катнашты.
2015 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары, адвокатлар палатасы һәм нотариаль палата белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати–консультацион төркем белән берлектә, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, Питрәч муниципаль районының Богородское һәм Шәле авыллары халкын кабул итте.
2015 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Гомумроссия Муниципаль берәмлекләр конгрессы әгъзаларының гомуми җыелышында катнашты. Утырышта конгресс эшчәнлегенең җирле үзидарәне ныгыту эшен дәвам итүгә кагылышлы перспектив юнәлешләре турында фикер алышынды.