2015 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына дәүләти һәм федераль программалар белән федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12нче эшче төркем утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары, эшче төркем җитәкчесе урынбасары Р.И.Заһидуллин уздырды.
2015 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова «Россия Юристлары ассоциациясе»нең Татарстан төбәк бүлекчәсе Советы утырышында катнашты.
2015 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина ТАССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган комплекслы көрәш буенча Бөтенроссия турнирының ачылу тантанасында катнашты.
2015 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасының дәүләт власте органнары, министрлык, ведомство, Адвокатлар палатасы һәм Нотариаль палата белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати–консультацион төркем составында, Кама Тамагы муниципаль районының Иске Казиле һәм Тәмте авылларында җирле халыкны кабул итеп, аларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә катнашты.
2015 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова һәм министр урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Югары Судында үткәрелгән Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында катнаштылар. Утырышны Татарстан Республикасы Судьялар советы Рәисе Р.А.Шәрифуллин алып барды.
2015 елның 25 ноябрендә Казанда "Державин укулары" XI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе башланып китте. Аның пленар утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова катнашты.
2015 елның 20 ноябрендә «Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» Федераль законны гамәлгә кую буенча Хөкүмәт комиссиясе карары белән үткәрелә торган Бөтендөнья балалар көне уңаеннан Татарстан Республикасында чаралар үткәрелде.
2015 елның 24 һәм 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге хезмәткәрләре, гражданнарны тузган торак фондыннан күчерү буенча Республика адреслы программасын гамәлгә кую мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү йөзеннән, Алабуга һәм Яшел Үзән муниципаль районына барып кайттылар.
2015 елның 24 ноябрендә, расланган график буенча, җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарны кабул итү өчен Җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге мөдире М.А.Пашкова Минзәлә муниципаль районына барып кайтты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә: