ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Инвестицияләр үсеше агентлыгында “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы тору сәясәтен 2015-2020 елларда гамәлгә кую” дәүләт программасы чараларын үтәү буенча планга кертелгән тикшерүләр уздырды.


4
декабрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина һәм Федераль суд приставлары хезмәте җитәкчесе А.В.Михайлов рәислегендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең җаваплы вазыйфаи затларының берләштерелгән киңәшмәсе үткәрелде.

2015 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт гражданнар хезмәте вакантлы вазыйфаларын биләү буенча конкурс үткәрелде.

2015 елның 1, 2 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына муниципаль районнар һәм шәһәр округларының административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру һәм торак пунктлары биләмәләрен тәртипкә китерү өлкәсендә административ хокук бозуларны ачыклау эшчәнлеге буенча тәҗрибә уртаклашу максатларында эшлекле сәфәр белән  Башкортостан Республикасының Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты вәкилләре килде.


3
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 2 декабрендә «Татарстан» дәүләт теле-радио компаниясенең  туры эфирда бара торган «Яңа көн» радиотапшыруында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренече урынбасары Р.И.Заһидуллин кунак булып катнашты. Тапшыру татар телендә барды.

Хөрмәтле  коллегалар! Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмебез – Юристлар көне белән котлауларымны кабул итегез. 


2
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Тукай муниципаль районында яшәүче гражданнарны кабул итте.

2015 елның 1, 2 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына гражданнарны тузган торак фондыннан күчерү буенча Республика адреслы программасына гамәлгә куюда хокукый ярдәм күрсәтү өчен Чистай һәм Лениногорск муниципаль районнарына барып кайттылар.

2015 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтендә биләгән вазыйфага туры килү буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты аттестация комиссиясе утырышы булды.


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында «Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм дәүләт системасы: үсеш юллары» темасына “Түгәрәк өстәл” үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International