2015 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова «Кадрлар резервы» Республика проекты финалисты, «Өскә!» Республика конкурсы җиңүчеләренең берсе, К(П)ФУ 3 курс студенткасы Алла Каретина белән очрашты.
2015 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенә байрак тапшыру тантанасында катнашты.
РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯ КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕ белән котларуларымны кабул итегез!
2015 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Российсия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
2015 елның 9 һәм 10 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрлык аппараты һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының аттестация комиссиясе утырышлары булды.
Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова «Хокукый диктант» мәдәни-агарту проектында катнашучыларга диктант укыды. Проект Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетында старт алды.
2015 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр һәм балалар спорт фестивалендә катнашучылар алдында чыгыш ясады.
2015 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Халыклар дуслыгы йортында инвалидларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә:
2015 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Халыкара коррупция белән көрәш көненә багышланган «Коррупциягә каршы тору: хокукый тәэминат һәм тәртипнең коррупциягә каршы стандартлары» дип аталган түгәрәк өстәл утырышында катнашты.