2015 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасы Җәмәгать судьяларына таныклык тапшыру тантанасында җәмәгать судьяларын котлап чыгыш ясады.
12 нче эшче төркем Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына республикадан сайланган депутатларның Татарстанның федераль максатчан программаларда, проектларда һәм чараларда катнашуында булышлык күрсәтү мәсьәләләре буенча 2012 елда киңәшмә протоколы нигезендә оештырылган иде.
2015 елның 24 декабрендә ТР Юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы уздырылды. Утырышны Комиссия рәисе, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды.
24 декабрьдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Иҗтимагый советы утырышы үтте. Анда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин катнашты.
2015 елның 23 декабрендә «2015 елда башкару дисциплинасы һәм гражданнар мөрәҗәгатьләрен карауның торышы» темасына ТР Юстиция министрлыгының коллегия утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды.
2015 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Россия Федерациясе юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе оештырган «Татарстан Республикасының норматив хокукый актларына (норматив хокукый актлар проектларына) коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрүнең актуаль мәсьәләләре» дип аталган семинарда катнашты
2015 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Югары Суды президиумы залыда уздырылган Татарстан Республикасы Судьялар Советы утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Судьялар Советы рәисе Р.А.Шәрифуллин алып барды.
2015 елның 16 декабрендә расланган график буенча Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарны кабул итү өчен Бөгелмә һәм Баулы муниципаль районнарына сәфәр чыкты.
2015 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен семинар-киңәшмә үткәрелде.
2015 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова «Кеше хокуклары: ОБЪЕКТИВ фикер» фото һәм видеоэшләр конкурсында катнашучыга истәлекле бүләк тапшырды.