ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстанның Мөслим муниципаль районында күчмә чара уздырды.
Татарстанда түләүсез юридик ярдәм хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына даими нигездә күрсәтелә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган комплекслы ярдәмнең бер өлеше булып тора. “Без якыннарын югалткан гаиләләргә аеруча игътибарлы булырга тиеш. Юатыр сүз табып булмый, әмма һәрвакыт аларны истә тотуыбызны эшебез белән исбатларга тиешбез. Һәлак булганнарны берничек тә кире кайтарып булмый, әмма моның белән яшәргә кирәк”, - ди Рөстәм Нургали улы.
Әгәр Россия гражданинының суд системасына эше төшсә, 70 процент очракта ул җәмәгать судьяларының суд участокларына киләчәк. Җәмәгать судьялары - гомуми юрисдикция судлары системасының беренчел звеносы. Алар эшләрнең барлык категорияләрен дә карый, әмма, кагыйдә буларак, бу катлаулы эшләр түгел. Әгәр җинаять эше икән - өч елга кадәр җәза срогы каралган җинаятьләр буенча, әгәр финанс бәхәсләре икән - бәхәс суммасы 50 мең сумнан артмый, әгәр сүз аерылышу турында икән - җәмәгать судында балалар турында бәхәс булмаячак.
Татарстан Дәүләт юридик бюросы республика территориясендә актив эшли, ерак районнарга күчмә кабул итүләр оештыра. Бу елның беренче алты аенда гына да унике тапкыр төрле урыннарга барып ярдәм күрсәткәннәр. Ел ахырына кадәр тагын уннан артык торак пунктка бару планлаштырылган.
Бүген Уникс мәдәни-спорт комплексының зур концертлар залында Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин “Кеше хокукларын халыкара яклау” һәм “Социаль юриспруденция” программалары буенча укуларын тәмамлаган магистрларга дипломнар тапшырды.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин эш визиты белән Әгерҗе районына барды, анда ул 1 нче һәм 2 нче җәмәгать судьяларының суд участокларында гадел хөкем эшләрен башкару шартлары белән танышты. Хәзерге вакытта җәмәгать судьяларының суд участоклары Әгерҗе шәһәре, Карл Маркс урамы, 24 йорт адресы буенча 1935 елда төзелгән бинада урнашкан.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республика җәмәгать судьялары аппаратларының 46 хезмәткәре өчен белем күтәрү стажировкасы тәмамланды. Катнашучылар арасында җәмәгать судьялары ярдәмчеләре, суд утырышлары секретарьлары һәм белгечләр бар иде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2024 елның апрель ахырында Дәүләт юридик бюросының икенче офисы ачылган иде. Түләүсез юридик ярдәмне алу Татарстан Республикасының Саба һәм якын-тирә районнарында яшәүчеләр өчен уңайлырак булды.