2015 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен «Дәүләт һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген юридик яктан тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре» программасы буенча белем күтәрү курсларында укучыларны сәламләп чыгыш ясады.
Россия юристлары ассоциациясенең халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру кысаларында Халыкара Өлкәннәр көне һәм Татарстан Республикасында Өлкәннәр декадасы уңаеннан түләүсез юридик ярдәм көне үткәрелде.
2015 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курслары ачылды. Курсларның ачылу тантанасында катнашучыларны Татарстан Республикасы Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин сәламләде.
2015 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча республика программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган видеоконференция режимында киңәшмә үткәрелде.
2015 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм җирле үзидарә органнарына гамәлдәге законнарга кагылышлы мәсьәләләр буенча методик яктан булышу өчен Әтнә муниципаль районына чыкты.
2015 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының “Урман утырту көне” традицион акциясенә кушылдылар.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә:
Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән шәфкатьлелек һәм хөрмәт көне белән котлауларымны кабул итегез!
Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы өлкән яшьтәге гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештырды.