ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 8еннән 10 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин, Татарстан Республикасы юстиция министрының урынбасары Н.В.Рагозина, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтү секторы мөдире Н.Н.Фәрхуллина, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашында, студентлар белән очрашып, «Хокукый дәүләттә юристның роле» темасына фикер алыштылар.

2015 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында катнашты.


10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаров җитәкчелегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомоствоара координацион комитет утырышы узды.


9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының 2015 елның 2 сентябрендәге уртак боерыгы нигезендә 10 сентябрьдән 20 ноябрьгә кадәр "Ребенок в мире прав" – “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликлар Республика конкурсы үткәрелә.


8
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә:

Бүген, юстиция органнары оешкан көнне, Татарстан Республикасы Юстиция министры Л.Ю.Глухова һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе начальнигы В.Н.Демидов Казан шәһәренең Лядской бакчасындагы Г.Р.Державин һәйкәленә чәчәкләр салдылар.


7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Тәтеш муниципаль районында Парклар һәм скверлар көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашты.

2015 елның 4 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы төрле өлкәгә караган белгечләрне - Татарстан Республикасы Конституцион суды, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәү, кадастра һәм картография Федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт Хезмәт инспекциясе, Татарстан республикасы башкарма комитеты органнары, Татарстан Республикасының Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләрен туплап, халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен, Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районына алып чыкты.

2015 елның 4 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына Татарстан Республикасы дәүләт гражданнар хезмәте вакантлы вазыйфаларын биләү буенча конкурс үткәрелде.


4
сентябрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының дәүләт граждан хезмәтендә биләгән вазыйфага туры килүе буенча аттестация комиссиясе утырышы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International