ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2013 ел
җомга

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Коррупциягә каршы халыкара көрәш көненә багышланган брифинг уздырылды. Брифинг темасы 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларын 2013 елда үтәү нәтиҗәләренә багышланды.

Расланган график нигезендә агымдагы елның ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигать байлыклары министрлыгында һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2012-2014 Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларын гамәлгә ашыруны тикшерү буенча планлы чаралар уздырды.


21
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышы уздырылды.

Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 21 ноябрендәге 1134-ПУ Указы белән Татарстан Республикасы юстиция министры итеп Глухова Лариса Юрьевна билгеләп куелды.


20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында 2013 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре эш визиты белән Чирмешән муниципаль районына бардылар.


19
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:


18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

2013 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында аттестация комиссиясе утырышы уздырылды, ул Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең белемнәренә һәм күнекмәләренә бәя бирде. Аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратыннан 6 хезмәткәр кертелгән иде.


15
ноябрь, 2013 ел
җомга

2013 елның 12-14 ноябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте эш төркеме әгъзалары Татарстан Республикасы Лаеш һәм Чистай муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны һәм аның торышын өйрәнделәр.


14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Кичә, 2013 елның 13 ноябрендә, Чаллы шәһәрендә тантаналы рәвештә җәмәгать судьялары өчен реконструкцияләнгән бина ачылды. Төзелеш эшләре максималь кыска срокларда тәмамланды (өч айда), ремонт 100 миллион сумга төште. Әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында узды, аның барышында ул яңа бинада хезмәт күрсәтүләр сыйфаты да артачак дип ышаныч белдерде – “начар эшләргә инде сәбәп юк”.

2013 елның 12 ноябрендә узган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында көн тәртибенең бер пункты Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозинаның Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру ягыннан һәм матди-техник яктан тәэмин итү турында”гы 2011 елның 20 маендагы 51 номерлы карарын үтәүнең барышы турындагы нотыгына багышланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International