2025 елның 1 маеннан Казанда 11 нче маршрут троллейбуслары даими рәвештә “Юстиция кварталы” тукталышында тукталачак. Хәрәкәт интервалы якынча 17 минут тәшкил итәчәк. Элегрәк Дәүләт юридик бюросына 6 нчы маршрутта барып җитеп була иде. Май башыннан бу маршрут яңадан үзенең башлангыч юлына кайтачак, “Юстиция кварталында” тукталмый башлаячак.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Хәтер бакчасы” халыкара акциясендә катнаштылар. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Министрлык хезмәткәрләре республиканың Лаеш районы Матюшенск кишәрлеге урманчылыгы территориясендә агачлар утырттылар.
Министрлыкта Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.
Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Зеленодольск муниципаль районында күчмә чара үткәрделәр.
Хөрмәтле нотариуслар һәм нотариаль палаталар хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез - нотариат көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Җәй килә! Юстиция министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы куркынычсызлыкның барыннан да өстен икәнен искәртә!
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар циклы кысаларында Юстиция министрлыгы “Онытмаска ант итәбез!” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе һәм “Алар Ватан өчен көрәштеләр!” темасына рәсемнәр конкурсы уздырды.
“Җиңү диктанты” халыкара акциясе мәйданчыгы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында үз эшен төгәлләде. Акциядә Министрлык җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре - барлыгы 25тән артык кеше катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм ташламалары һәм чаралары каралган.
Республиканың имгәнүләрне дәвалау фәнни-гамәли үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алу, хәрби-табиб комиссиясе узу, кредит йөкләмәләрен туктатып тору, тиешле түләүләрне рәсмиләштерү тәртибе һәм ташламалар алуда бушлай юридик ярдәм күрсәтелде.