Бу атнада Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының үтәлешен тикшерү графигына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында һәм Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында тикшерү үткәрде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында” 2008 елның 12 маендагы ПУ-205 номерлы Указы нигезендә билгеләнгәнчә, Татарстан Республикасы административ-территориаль берәмлекләре реестрын алып баруны гамәлгә ашыручы вәкаләтле орган булып тора.
2012 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 12 нче эшче төркемнең Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчасын җәлеп итү мәсьәләсенә багышланган утырышы булды. Аны Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров (эшче төркем җитәкчесе урынбасары) үткәрде.