ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2012 ел
чәршәмбе
2012 елның 13 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов “Муниципаль районнарның һәм “Чаллы шәһәре” шәһәр округының җирле үзидарә органнарына хайваннар чирләрен кисәтү һәм бетерү, аларны дәвалау, кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрдән халыкны яклау чараларын үткәрүне оештыру өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 9-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын имзалады.

17
гыйнвар, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре һәм суд участогы консультанты дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләп торуга конкурс үткәрелде.
2012 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советының эшче төркем утырышы булды. Аны Яшь юристлар советы рәисе Станислав Александров алып барды.

16
гыйнвар, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов “Рәсми Татарстан” интернет-порталына кергән дәүләт хакимияте һәм муниципаль идарә органнарының рәсми сайтлары бәйгесендә җиңүчеләрне диплом һәм призлар белән бүләкләде.
Дәүләт Думасының Тармак комитеты җәмәгать судьяларына йөкләнешне киметү турында закон проектын хуплады. “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты парламентның кече палатасы тарафыннан 22 февральдә карап тикшереләчәк.

13
гыйнвар, 2012 ел
җомга
Ана капиталы хисабына торак шартларын яхшыртырга карар иткән ата-аналар алга таба Россия Пенсия фондына азрак документлар тапшырачак. Кагыйдәләргә тиешле үзгәрешләр 2011 елның 24 декабрендәге 1124 номерлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә кертелде.

12
гыйнвар, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Коллегиясенең киңәйтелгән утырышында 2011 елда Министрлыкның эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков

11
гыйнвар, 2012 ел
чәршәмбе
2011 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының Беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының йомгаклау утырышы булды.

10
гыйнвар, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 6 гыйнварында «Татцентр» порталы Татарстан Республикасы юстиция министры, юридик фәннәр докторы М.М.Корманов белән “2012 елда закон чыгару эшенең күләме быелгыдан берничә тапкырга күбрәк булачак” дигән интервью урнаштырды, анда порталның хәбәрчесе Нина Мөхәммәтҗанова министрга Министрлыкның 2011 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм 2012 елга эш планнарына кагылышлы берничә сорау бирде.

31
декабрь, 2011 ел
шимбә
Кадерле дуслар! Хөрмәтле хезмәттәшләр! Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне иң тылсымлы бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Аны оптимистларча һәм сүнмәс өметләр белән каршы алуыгызны телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International