ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 25 гыйнварында, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов тарафыннан расланган график нигезендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге мөдире А.М.Чашин һәм әлеге бүлекнең әйдәп баручы белгече И.Ф.Вафин 2012-2014 елларга Республиканың коррупциягә каршы комплекслы программасы чараларын башкаруның оештырылуын, шул исәптән, ТР Югары Ослан муниципаль районында норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрелүне тикшерделәр.

27
гыйнвар, 2012 ел
җомга
2012 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы утырышы үтте. Аның барышында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратында эш башкаруның оештырылуы турындагы мәсьәлә буенча фикер алыштылар.

26
гыйнвар, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Экспертлар советы утырышы үткәрелде. Көн тәртибенә Татарстан Республикасының 6 закон проекты кертелде.
 
2012 елның 16 – 20 гыйнвар көннәрендә Министрлыкның мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге җитәкчесе урынбасары А.А.Беденьгов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы көрәш советының экспертлар төркеме катнашында федераль һәм республика законнарында каралган коррупциягә каршы чараларның  республиканың Актаныш муниципаль районында гамәлгә ашырылуын комплекслы тикшерүдә катнашты.

25
гыйнвар, 2012 ел
чәршәмбе
2012 елның 30 гыйнварында Россия юристлары ассоциациясе халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россиядә чираттагы Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрә.
Әлеге чара кысаларында Россия юристлары ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге, РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасының Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары белән берлектә Татарстан Республикасы территориясендә халыкка Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрә.

23
гыйнвар, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов эшлекле сәфәр белән Кама Тамагы муниципаль районында булып кайтты. Бу көнне анда ТР Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс үткәрелде. Министр М.М.Корманов – районның конкурс комиссиясе рәисе. Конкурска документларын 2 кандидат тапшырган иде – И.Ф.Рамазанов һәм Д.В.Юманов.

20
гыйнвар, 2012 ел
җомга
2012 елның 11 гыйнварында, федераль законнардагы таләпләр нигезендә, Россиянең гадел хөкем академиясенең Казан филиалы диварларында Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын яңадан һөнәри укыту курслары ачылды. 2011 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнеп, җәмәгать судьясы вазыйфаларын беренче тапкыр башкарырга керешкән Татарстан Республикасының Казан шәһәре, башка шәһәр һәм районнарыннан 9 җәмәгать судьясы парталар артына утырды.
2012 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров рәислегендә ведомствоара эшче төркем утырышы үтте. Аның барышында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре хезмәтенә түләүнең аерым тәртибен билгеләү турында фикер алыштылар.

19
гыйнвар, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Россия Федерациясендә хокук куллану мониторингы турында” 2011 елның 20 маендагы 657 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указының тормышка ашырылу мәсьәләсен карап тикшерү буенча киңәшмә үтте. Аны Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов үткәрде.
“Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында” 2006 елның 4 маендагы 34-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 14 статьясын үтәү максатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2011 елда коррупция торышы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру чаралары турында хисап (мәгълүмат) әзерләде һәм Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча махсус дәүләт органы – Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенә тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International