Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов «Татарстан Республикасында гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы законы проекты хакында бәян итте.
“Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2011 елның 30 ноябрендәге 95-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелде. Моның белән Татарстан Республикасы Бюджет кодексы федераль законнарга туры китерелде.
2011 елның 18 ноябрендәге 89-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде.
2011 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Юристлар көненә багышланган шахмат буенча блиц-турнир булды. Ярышта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының, министр М.М.Кормановны да кертеп, 10 иң көчле шахматчысы катнашты.