ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2011 ел
чәршәмбе
“Сыра һәм аны кушып эшләнгән эчемлекләрне ваклап сату, шул исәптән бүлеп сату, һәм эчү тыелган җәмәгать туклану урыннарын билгеләү тәртибе турында” 2010 елның 31 декабрендәге Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары тарафыннан сыра һәм аны кушып эшләнгән эчемлекләрне ваклап сату, шул исәптән бүлеп сату, һәм эчү тыелган җәмәгать туклану урыннарын күрсәтү тәртибе билгеләнде.

24
гыйнвар, 2011 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең әһәмиятле юнәлешләренең берсе булып Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының муниципаль Регистрын төзү һәм алып бару тора.

22
гыйнвар, 2011 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Министрлыкның узган 2010 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында фикер алышынды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов катнашты.

21
гыйнвар, 2011 ел
җомга
Хакимият утырышына Россия Минюсты тарафыннан әзерләнгән “Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 14 статьясына һәм Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 30 статьясына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты тәкъдим ителәчәк.

20
гыйнвар, 2011 ел
пәнҗешәмбе
2011 елның 3 гыйнварыннан гражданнардан зур күләмле бурычка ия булмаган салым һәм таможняга түли торган акчаларны түләтүгә кагылышлы салым турында законнарына кертелгән үзгәрешләр үз көчләренә керделәр.

19
гыйнвар, 2011 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлек итү Департаментының җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең ТР Мөслим муниципаль районы буенча әйдәүче белгеч-эксперт дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләүгә конкурс узды.

18
гыйнвар, 2011 ел
сишәмбе
Бүген РФ Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең оператив утырышы узды, анда Идарәнең 2010 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды.

17
гыйнвар, 2011 ел
дүшәмбе
Соңгы арада Татарстан Республикасында яуган карның зур күләме белән бәйле рәвештә узган атнада Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, аларны булдырмау һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү Комиссиясенең видеоконференция тәртибендә чираттагы утырышы узды. Әлеге утырышта биналар һәм корылмалар түбәләрендә зур күләмдә кар һәм боз җыелу белән бәйле куркынычлыктан халыкны саклау чаралары турындагы мәсьәләләр тикшерелде.

15
гыйнвар, 2011 ел
шимбә
Яңа ел һәм раштуа каникуллары тәмамланды. Гадәттә республикабызның башкарма хакимият органнарында отчетлар чоры башлана: Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары республика башлыклары катнашындагы отчет коллегияләре үткәрүгә әзерләнәләр. Республика министрлыкларында һәм хакимиятнең федераль территориаль органнарының кайберләрендә коллегияләрнең нәтиҗәләр чыгару утырышлары инде булып узды. Калганнары әлеге чаралар үткәрүгә әзерләнү хәлендә.

14
гыйнвар, 2011 ел
җомга
24 декабрьдә Россия Минюсты тарафыннан 19383 номеры астында 2010 елның 25 ноябрендәге ММВ-7-3/654@ номерлы Россия ФНС боерыгы теркәлде, әлеге документ нигезендә физик затлар керемнәренә салым буенча декларациянең (3-НДФЛ) яңа формасы һәм форматы, аны тутыру тәртибе расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International