ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2011 ел
җомга
24 декабрьдә Россия Минюсты тарафыннан 19383 номеры астында 2010 елның 25 ноябрендәге ММВ-7-3/654@ номерлы Россия ФНС боерыгы теркәлде, әлеге документ нигезендә физик затлар керемнәренә салым буенча декларациянең (3-НДФЛ) яңа формасы һәм форматы, аны тутыру тәртибе расланды.

12
гыйнвар, 2011 ел
чәршәмбе
Россия Президенты Д.А.Медведев 2010 елның 29 декабрендә “Балаларны сәламәтлекләренә һәм камилләшүләренә тискәре йогынты ясый торган мәгълүматтан саклау турында” Федераль законга кул куйды, әлеге документ Дәүләт Думасы тарафыннан узган елның 21 декабрендә кабул ителгән һәм Федерация Советы тарафыннан 2010 елның 24 декабрендә хупланган иде.

11
гыйнвар, 2011 ел
сишәмбе
Россия Президенты “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең законнар чыгару (вәкаләтле) һәм башкарма органнарын төзүнең уртак принциплары хакында” Федераль законның 18 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга кул куйды.

23
декабрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Югары судында Татарстан Республикасы судьялар Советы утырышы узды, анда Татарстан Республикасы судларындагы социологик сорау алу мәсьәләсе каралды. ТР судьялар Советы утырышында ТР юстиция министры урынбасары Рагозина Н.В. катнашты.

22
декабрь, 2010 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратында дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүчеләрнең аттестациясе узды.
2010 елның 6 декабрендәге 1003 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә “Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәсьәләләре” 15.08.2007 елдагы 388 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде.

21
декабрь, 2010 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында вакантлы дәүләт граждан хезмәт вазыйфасын – ТР норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең әйдәүче белгече вазыйфасын биләүгә конкурс узды. Конкурста 4 вазыйфа дәгъва итүче катнашты.
2010 елның 20 декабрендә Экспертлар җыены утырышы узды, анда хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацион комитетының Экспертлар җыены әгъзалары түбәндәге закон проектлары турында фикер алыштылар:

20
декабрь, 2010 ел
дүшәмбе
Д.Медведев Россия Федерациясендә гаделхөкемнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатында берничә йөкләмә бирде. Шул нигездә барлык суд архивлары электрон халәткә кертелгән булырга тиеш.

17
декабрь, 2010 ел
җомга
Узган көнне Әлки муниципаль районында гражданнарны сәфәр чыгып кабул итү узды, гражданнарны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.Х.Вафин кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International