ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2010 ел
җомга
2010 елның 1 декабрендәге 1265-IV ДС Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары нигезендә биш елллык срокка Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары сайланды:

15
декабрь, 2010 ел
чәршәмбе
Бүген Казанда региональ җәмәгать палаталары һәм Идел буе федераль округның коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре өчен семинар-практикумы ачылды. Семинарны оештыручылар булып РФ җәмәгать палатасы һәм ТР җәмәгать палатасы чыктылар.
2008 елның 3 декабреннән башлап илебезнең юридик җәмгыяте яңа һөнәри бәйрәмен билгели – Юрист көне, әлеге дата Россия Федерациясе Президенты Указы белән гамәлгә куелган. Ике ел элек, 2005 елның 22 декабрендә Гамәлгә кую Съезды узды, анда “Россия юристлары Ассоциациясе” Гомумроссия җәмәгать оешмасын төзү турында карар кабул ителде.

14
декабрь, 2010 ел
сишәмбе
Дәүләт Думасына “Балалы гаиләләргә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү буенча өстәмә чаралар турында” Федераль законның 7 һәм 10 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты кертелде, ул ана (гаилә) капталы акчаларын торак җир төзү яисә сатып алу өчен алынган кредит яисә акча алып торуның төп бурычын һәм процентларын түләүгә юнәлдерүгә, кредит алу шартнамәсенең датасына карамастан, юл куя.

11
декабрь, 2010 ел
шимбә
РФ судьялар Советы 2010 елның 2 декабрендәге Карары белән гомуми юрисдикциядәге судлар тарафыннан мәгълүмат һәм (яисә) шул ук билгеләнештәге техник средстволарны формалау буенча Ысулый тәкъдимнәрне раслады.

10
декабрь, 2010 ел
җомга
Бүген Икътисад, идарә әм хокук институтында (Казан ш.) Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм юридик клиникалар эшчәнлегенә багышланган III Регионнарара семинар-утырыш узды, ул Институт тарафыннан Татарстан Республиксы Прокуратурасы белән берлектә оештырылды.

9
декабрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Казанда атна агымындаТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы һәм Казан федераль университеты тарафыннан оештырылган “Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешенең актуаль мәсьәләләре” темасына багышланган Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары урынбасарларының квалификацияләрен күтәрү буенча укыту семинарлары үткәрелә.

8
декабрь, 2010 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды
Д. МедведевНДПИ һәм транспорт салымы ставкаларын үзгәртә торган  2010 елның 27 ноябрендәге 307-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды. Салым кодексының 342 һәм 361 статьяларына төзәтмәләр кертелә.

6
декабрь, 2010 ел
дүшәмбе
Югары һөнәри белем бирү учреждениеләрнең мәгрифәти хезмәтләр күрсәтү сыйфатын күтәрү максатында 2010 елның 23 ноябрендәге 932 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән югары һөнәри белем бирү буенча дәүләт хезмәт күрсәтүләр сыйфатларының Стандарты расланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International