ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2010 ел
җомга
Бүген Кама Тамагы муниципаль районында Татарстан Республикасы “Кама Тамагы муниципаль районы” муниципаль берәмлегендә Совет утырышы узды, анда муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты җитәкчесе сайланды. Иң элек Татарстан Республикасы “Кама Тамагы муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә дәгъвалаучыларны карау өчен конкурс комиссиясе утырышы узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков боерыгы кысаларында 2010 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә “Кош фабрикасын реконструкцияләү” проектын гамәлгә кертү өчен кирәк булган җир кишәрлекләрен Тукай муниципаль районы авыл җирлегенең Новотроицк авыл җирлеге составына керүче “Яр Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге чикләренә кертү мәсьәләсе буенча утырыш узды.

11
ноябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәре вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды. - Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар департаментының җирле үзидарә органнары эшсәнлегенә хокуки ярдәм күрсәтү бүлеге – ТР Әгерҗе муниципаль районы буенча әйдәүче белгеч-эксперты. Конкурста 2 вазыйфа дәгъвалаучы катнашты.

10
ноябрь, 2010 ел
чәршәмбе
РФ Җәмәгать палатасы һәм адвокатлар Федераль палатасы “Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” Федераль законга төзәтмәләр әзерләде. Эшне карау вакытында хокук бозулар җибәргән өчен судьялар мөнәсәбәтендә дисциплинар җәза куллану өчен нигезләр исемлеге әзерләнгән. Монда матди һәм процессуаль хокук нормаларын бозу очраклары, хезмәт вазыйфаларын үтәмәү һәм үз-үзләрен тиешенчә тотмау очраклары кертелгән.
2010 елның 20 ноябреннән Россия автомобиль йөртүчеләре өчен тәүлекнең якты вакытында кабынган якын ут фаралары яисә көндезге йөрү утлары белән йөрү мәҗбүри булачак. Әлеге төзәтмәләр 20 ноябрьдән үз көченә керә торган Юл йөрү кагыйдәләрендә каралагн.

9
ноябрь, 2010 ел
сишәмбе
2010 елның 22 октябрендә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән һәм 2010 елның 27 октябрендә Федерация Советы хуплаган “Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлаулар турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законны Президент кире какты.

3
ноябрь, 2010 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә класс чиннары бирү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аттестация комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

2
ноябрь, 2010 ел
сишәмбе
2010 елның сентябрендә Псков кремлендә РФ Юстиция министрлыгы каршындагы Җәмәгать советы утырышы узды, утырышта Россия Федерациясе юстиция министры А.В. Коновалов катнашында халыкны хокукый мәгрифәтле итү һәм хокукый нигилизмга каршы көрәш турында актуаль мәсьәләләр тикшерелде.
2010 елның 3 ноябрендә Казанда ЕврАЗЭС әгъзалары булган дәүләтләрнең юстиция министрлары Советының 16 нчы утырышы һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге вәкилләре булган дәүләтләрнең юстиция министрлары Советының 5 нче утырышы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International