ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2010 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф. Муратов йөкләмәсе нигезендә Татарстан Республикасы юстиция министры тарафыннан төзелгән Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында эшче төркем утырышы узды. Эшче төркем төзү максаты булып “Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссияләр турында” Татарстан Республикасы законы проектын эшләү тора.

1
июль, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 2010 елның 1 июлендә үз көченә кергән “Россия Федерациясе җәмәгать судьялары эшчәнлеге турындагы мәгълүматка үтемлелекне тәүмин итү хакында” 22.12.2008 елдагы 262 номерлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга әзрлеге турында фикер алышынды.
Узган көнне Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.

30
июнь, 2010 ел
чәршәмбе
Узган көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция рәвешендә хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хакимият комиссиясе утырышы узды.

29
июнь, 2010 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры, Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлегенең рәисе М.М.Корманов “Россия юристлары Ассоциациясе” Бөтенроссия җәмгыять оешмасының Татарстан Республикасы буенча беренче яшьләр юридик форумы делегатлары белән очрашты.
23 июнь көнне, мәктәп белән хушлашкан һәм институт, университетларга документлар тапшыру чорында гражданнарны югары уку йортларына һәм урта профессиональ белем бирү учреждениеләренә кабул итү кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр рәсми рәвештә басылып чыкты.

28
июнь, 2010 ел
дүшәмбе
2010 елның 28 июнендә Татарстан Республикассы юстиция министрлыгында “Дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең хокукый хәлен үстерү нигезендә Россия Федерациясенең аерым закон чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон үз көченә керү белән бәйле кабул ителергә тиешле Татарстан Республикасының закон чыгаручы һәм бүтән норматив хокукый актларын эшләп чыгару буенча эшче төркем утырышы узды.

26
июнь, 2010 ел
шимбә
Россия Федерациясе юстиция министрлыгы дәүләт ведомстволарына үзләренең сайтларында хезмәткәрләренә карата кулланган дисциплина җәзалары турындагы мәгълүматларны урнаштыруны йөкли торган закон проекты эшләп чыгарды.

25
июнь, 2010 ел
җомга
Узган көнне Свияжскта “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре” комплекслы проектның гамәлгә ашырылуны тәэмин итү кысаларында җир мөнәсәбәтләренең хәл ителмәгән мәсьәләләре буенча сәфәр киңәшмәсе узды. Сәфәрдә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов һәм Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры А.К.Хамаев катнаштылар.
2010 елның 9 июнендәге 952- IV ГС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары нигезендә биш еллык срокка Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары сайланды:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International