Бүген, 2010 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов үзенең указлары белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты – Татарстан Республикасы Хөкүмәте составына керүче вазыйфаи затлар исемлеген раслады.
2010 елның 20 апрелендә бөтен Россия Федерациясе территориясендә узган Милли кан донорлары көне кысаларында Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы җитәкчеләре һәм белгечләре кан тапшырдылар, бу чара нигезендә алар түләүсез кан тапшыру акциясен хупладылар.