ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2010 ел
пәнҗешәмбе
2010 елның 9 мартында Россиядән чыгу һәм аңа керү тәртибе турындагы Законга үзгәрешләр кертелде. Ата-аналары, тормыш иптәшләре Россия гражданнары булган чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган затлар өчен Россиягә керү тәртибе гадиләштерелгән.
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында җәмәгать судьялары аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүгә конкурс узды.

17
март, 2010 ел
чәршәмбе
2010 елның 16 мартында Казан шәһәрендә ТАССР юстиция министры А.Н.Таҗетдинов истәлегенә багышланган Татарстан Республикасы югары уку йортларының юридик факультетлары һәм бүлекләре студентлары арасында җөмһүрият бәйгесенең беренче туры үткәрелде. Мондый бәйге 2005 елдан башлап үткәрелә һәм Казан шәһәре юридик югары уку йортлары студентлары арасындагы бәйгенең дәвамы, үсүе булып тора.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында дәүләт граждан хезмәтендәгеләргә класслы чин бирү өчен квалификацияле имтихан уздырылды.

16
март, 2010 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Курманов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының сайтларын булдыру мәсьәләсе хакында фикер алышу киңәшмәсе узды. Сүз 22.12.2008 елгы 262-ФЗ номерлы “Россия Федерациясе җәмәгать судьялары эшчәнлеге хакындагы мәгълүматка үтемлелекне тәэмин итү турында” Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру турында барды.
Россия уку йортлары өчен срогы чикләнмәгән лицензияләр моңа кадәрге бишьеллыклыларны алмаштырачак. Моңа тәңгәл килүче премьер-министр Владимир Путин имзалаган Россия Федерациясе хакимияте карары дүшәмбе көнне Ак йорт сайтында урнаштырылды.

15
март, 2010 ел
дүшәмбе
2010 елның 12 февралендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы беренче укылышта “Дәүләт (муниципаль) учреждениеләрнең хокуки нигезләмәсен үстерү нигезендә Россия Федерациясенең аерым закон чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон проектын кабул итте.
Дәүләт думасы “Корал турында” Федераль законның 13 статьясына кертелгән үзгәрешләрне йомгаклау укылышында кабул итте. Документ корал хуҗасына яңа яшәү урынына килү белән ике атна агышында коралны исәпкә алу өчен тиешле Эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итү вазыйфасын йөкли.

13
март, 2010 ел
шимбә
РФ Президенты 2010 елның 24 февралендәге 247 номерлы “1941-1945 елллар Бөек Ватан сугышында җиңүгә 65 ел тулу уңаеннан Россия Федерациясе гражданнарының аерым категорияләренә бер генә тапкыр түләнә торган акча турында” Указы нигезендә Россия территориясендә даими яшәүче гражданнарның аерым категориялярен бер генә тапкыр бирелә торган акча белән тәэмин итү карары кабул ителгән.

12
март, 2010 ел
җомга
1993 елның 23 октябрендәге 1090 номерлы Министрлар Советы - Россия Федерациясе Хакимияте карарына үзгәреш кертүче Россия Федерациясе Хакимиятенең 2010 елның 24 февралендәге 87 номерлы карары нигезендә шәһәрара автобуслар утыргычларын иминлек каешлары белән җиһазландыру таләбе кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International